Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга яңа атнага Йолдызнамә

4-10 март көннәренә

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, яз җитү кәефегезне күтәрер, шәхси тормышыгызда бар да әйбәт булачак. Атна сезнең өчен бик файдалы һәм нәтиҗәле үтәчәк. Эшен алыштырырга теләүчеләр карар кабул иткәнче яхшылап уйларга тиеш. Һәр яңалыкка әзер торыгыз.


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, атнаның беренче яртысында финанс мәсьәләләре уңышлы хәл ителә. Дусларыгыз белән күрешергә вакыт табыгыз. Атна азагында эштә уңышлы чак. Бер урында утырмагыз, каядыр барырга, активрак булырга тырышыгыз.


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр, кәефегез бик яхшы булачак. Нинди генә эшкә тотынсагыз да, уңышлы башкарып чыга алачаксыз, борчылыр урын юк.. Өстәмә керем чыганагы табарга тырышыгыз. Нинди генә эшкә алынсагыз да, азагы хәерле тәмамланачак. Иң мөһиме – уңышлы сәгатьтә керешү һәм кәеф яхшы булуда.


КЫСЛА (22.06-22.07)лар, алга планнар куярга һәм шуларны тормышка ашыра башларга була. Сез үз көчегезнебәяләп бетермисез, иң элек курку хисен җиңәргә кирәк. Эчке сиземләвегез сәләте иң катлау-лы хәлдән дә чыгу юлын күрсәтәчәк.


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар, өйдә якыннарың янәшәсендә булу рәхәт, әмма кеше янына да чыгарга кирәк.Чөнки кешеләр белән аралашу күңел рәхәтлеге бирә. Белемегезне күтәрү өчен иң кулай вакыт. Яллардаромантик очрашуга әзер торыгыз.


КЫЗ (23.08-22.09)лар, барысын да йөрәккә якын алу тыныч яшәргә ирек бирми. Үзгәрергә тырышыгыз,сабыррак булыгыз. Өметсезлеккә бирелмәгез. Атна азагында матди хәлегез яхшырыр. Үзегезгә бәйрәм ясаргатырышыгыз, матур киемнәр сатып алыгыз. Сәламәтлегегезгә игътибарлырак булыгыз.


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, тормыш бертөрле ага. Аны җанландыру турында уйларга ярый. Кино, театр,
концертларга барырга мөмкин. Ялларыгызны гаиләгез белән үткәрергә тырышыгыз. Ялгызларның парын табуы ихтимал.
ЧАЯН (24.10-22.11)нар, шәхси тормышны җайга салу өчен менә дигән вакыт. Тормышка оптимистларча караганда, яшәргә җиңелрәк. Яңа проект, эшкә керешә аласыз, аларның нәтиҗәсе көтелгәннән дә яхшырак булачак. Командировкага чыгучыларның юллары уңачак.


УКЧЫ (23.11-21.12)лар, күптән очрашмаган дусларыгыз белән күрешәчәксез. Финанс белемегез булмау эшкә комачауласа, берәр белгеч белән киңәшләшергә мөмкин. Акчагызны саграк тотыгыз. Җитәкчегездән хезмәт хакын арттыруны сорау өчен уңышлы атна.


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр, үзеңне яратырга кирәк, әмма бу эгоизмга кадәр барып җитәргә тиеш түгел. Матди хәл тотрыклы, финанс мәсьәләләре уңышлы хәл ителә. Шәхси тормышыгыз турында чит ятларга белдермәү хәерлерәк.


СУКОЯР (19.01-18.02)лар, эштә бар да яхшы, премия бирүләре яки хезмәт хакын арттырулары ихтимал.Дусларыгыз белән сүзгә килмәгез, нинди генә хәл чыкса да, үзеңне тыныч тотарга кирәк. Көнләшү араны бозарга мөмкин. Моңа юл куймаска тырышыгыз.


БАЛЫК (19.02-20.03)лар, өйдән чыкканда игътибарлырак булыгыз, акча яки берәр әйберегзне югалту
куркынычы бар. Торак мәсьәләсен хәл итүне киләсе атнага калдыру яхшырак. Үзгәрешләрдән бер дә
курыкмагыз, һөнәрне алыштыру, белемне арттыру турында уйлаган булсагыз, аны чынга ашыру өчен менә дигән вакыт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев