Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга 10 — 16 cентябрь көннәренә Йолдызнамә

Яңа эш атнасына йолдызлар ниләр фаразлый


КУЧКАР (21.03-20.04)лар өчен гаять уңышлы атна булачак дип вәгъдә итә йолдызлар. Әлеге атна шулай ук кыска вакытлы сәфәр, сәяхәт итү, белем күтәрү, яңа мәгълүмат туплау, тәҗрибә уртаклашу өчен дә яхшы. Ярдәм сорарга тартынмагыз. Дусларыгыз да, хезмәттәшләрегез дә булышырга һәрвакыт әзер.


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лардан әйткән сүзләренә, эшләгән эшенә һәм гомумән һәр адымына игътибарлы булу таләп ителә. Югыйсә беренче карашка үпкәләтми торган уйнап әйтелгән сүз дә кеше күңелен яраларга мөмкин. Соңыннан үкенергә калмагае.  Ялгызларга ялларда мавыктыргыч танышу һәм җитди мөнәсәбәтләр башланыр дип фаразлана.


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләргә бу атнада өйдә тәртип һәм чисталык урнаштырырга киңәш ителә. Шулай ук гаиләдә мөнәсәтләрне җайлау да комачау итмәс. Моның өчен иң элек уй-фикерләрегезне тәртипкә китерү мөһим. Атна башында документларны кат-кат тикшерегез. Финанс белән бәйле мәсьәләләрдә ялгыш җибәрүегез ихтимал. 


КЫСЛА (22.06-22.07)лар эмоцияләргә таянып эш итсә, якыннары белән тәмам мөнәсәбәтләрен бозарга мөмкин. Кәефнең уйнавына башкалар гаепле түгел. Конфликт туган саен акырырга дигән сүз түгел, ә чишү юлын табарга омтылу, барып чыкмаганда кайвакыт юл куя белү файдалырак. Ял көннәрен берьялгызы калып, уйланып үткәрсәгез отышлырак булыр. 


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарга атна башын фикердәш дуслары белән берлектә үткәрү яхшырак. Берьялгызы эш итү сезнең файдага түгел. Уңышка ирешәсегез килсә күмәкләшеп эшләү юлын сайлагыз. Һәр адымны җентекләп уйлау гына карьера ясарга ярдәм итә. Яңалыктан куркып калмагыз, новаторлык – замана таләбе.


КЫЗ (23.08-22.09)лар башлаган һәр эшне дә ахырына хәтле тырышып башкарырга сәләтле. Көчегезне һәм вакытыгызны юк-барга, талаш-ызгышларга сарыф итмәгез. Бары кәефегезне генә төшерерсез. Әз сөйләп күп тыңларга өйрәнегез. Якшәмбе романтик маҗарага тап булуыгыз ихтимал. Спорт турында да онытып җибәрмәгез. 


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләргә бу атнада йолдызлар һәр нәрсә белән гармониядә булырга, үзен тыныч тотарга киңәш итә. Ул үпкәләрне онытып, барын да кичереп, татулашу атнасы. Эш башларга уйласагыз, әүвәл уйлау, планлаштыру кирәк. Аннан гына этаплап эшли башлау хәерле  булыр диелә. Ялларны якыннарыгызга багышлагыз.
ЧАЯН (24.10-22.11)нарга ял алып, сәяхәткә чыгарга киңәш ителә. Сәламәтләндерү һәм яшәртү, матураю курслары үтү файдалы булыр. Балалары белән уртак тел таба алмаучыларга бергәләп ял итү, күңел ачу чараларына бару нәтиҗәле булыр. Уртак кызыксыну араларны якынайтырга мөмкин. Үзегезне кулда тотарга өйрәнегез. 


УКЧЫ (23.11-21.12)ларның атнасы үзгәрешсез, тыныч үтәр. Атна башына интеллектуаль эшләр планлаштырмагыз. Барыбер нәтиҗәсе булмас. Ә менә яңа дуслар табу яисә туганнар белән күрешү өчен атна уңышлы булачак. Ялгыз калмаска, негатив уйларга бирелмәскә тырышыгыз. Яллар күңел ачу өчен әйбәт.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр чит кешеләр белән уртак тел таба алмаудан интегә булса кирәк. Аралашканда үзегезне кыен хис итәсез икән, бу бар да бетте дигән сүз түгел. Бары тәҗрибә җитмәве генә. Бераз тренинг, семинарлар үтү нәтиҗәле булыр. Ялларда өегезгә тәртип салсагыз әйбәтрәк. Чөнки тиздән кунаклар килүе мөмкин.


СУКОЯР (19.01-18.02)лар тормышка ничек карый, бумеранг кебек язмыш та шуны бирә. Шуның өчен якыннарыгызга, дус-туганнарыгызга карата мәрхәмәтле булу кирәк. Югыйсә якыннарыгызның ышанычын югалтачаксыз. Һәр нәрсәгә критика бирү матур күренеш түгел. Үзегезгә яхшы булуларын теләсәгез, иң элек үзегез яхшы булыгыз.


БАЛЫК (19.02-20.03)ларга теләмәгән эшне эшләмәскә киңәш ителә. «Кирәк» һәм «тиеш» дигән сүзләрне онытыгыз. Әлеге атна иҗат белән шөгыльләнү һәм ял итү өчен яхшы. Ялларда туганнарыгызга яки дусларыгызга кунакка барыгыз. Бер күрешү бер гомер диләр, рухи яктан ял итеп кайтырсыз. Сатып-алу өчен дә уңай вакыт.


Магнитлы көннәр көтелми

 

фото:pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев