Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга 17 — 23 cентябрьгә Йолдызнамә

Безне ниләр көтә


КУЧКАР (21.03-20.04)ларның эше тавык чүпләп бетерә алмаслык: төгәлләнмәгән эшләрне бетерәсе, мөһим карарлар һәм документлар белән эш итәсе, гаиләгә һәм балаларга да вакыт табасы. Күңелегезне төшермәгез, барын да җиңеп чыгарсыз. Бик авырга тур килгәндә дусларга мөрәҗәгать итә аласыз. Якыннарыгыз да булышырга әзер.


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларны финанс өлкәсендә шактый кыенлыклар көтә. Һәр нәрсә дә шул акчага килеп төртелә дип зарланганчы, бәлки бераз өстәмә керем кертү юлын эзләрсез. Физик күнегүләр башкарырга яратмасагыз, диетага утырырга туры килер.  Бар да вакытлыча булуын истә тотып эш итү күпкә отышлырак булыр.


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр кешеләр белән мөнәсәбәтләрен җайлау максатыннан психология белән кызыксына башлар. Атнаның һәр көне кызыклы булырга тора. Көн саен яңа ачышлар ясарсыз, мөһим нәтиҗәгә килерсез, бәлки тормышыгызны үзгәртерсез. Барысы да үзегездән тора. Тик барлык конфликтны да чишеп булуын онытмагыз. 


КЫСЛА (22.06-22.07)лар әйләнә тирәдәге кешеләрнең игътибарын яулау өчен ни генә эшләмәс. Хәтта башка сыймаслык әйберләр дә уйлап табар. Яңа танышуларны якын алмагыз. Болар барысы да вакытлы мавыгулар гына, җитди мөнәсәбәткә барып җитмәс. Партнер таба алмау кәефегезне төшерсә дә, бирешмәгез. Барысы да алда әле.


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарны карьера үсешендә яңа үрләр көтә. Уңыштан башыгыз әйләнсә дә, үзегезне һәм эмоцияләрне кулда тотарга тырышыгыз. Хыялларга бирешми торыгыз, әлегә язмыш сездән аек акыл белән эш итүне таләп итә. Тырышлыкны җитәкче югары бәяләми калмас. Гаиләдә бар да яхшы, бар да гармониядә.


КЫЗ (23.08-22.09)лар проблемалардан башын алып качар дәрәҗәгә җиткән булса кирәк. Качып кына котыла алмассыз. Һәр проблеманың үзәгендә сез үзегез. Бергәләп утырып, барына да анализ ясап, тирәнтен уйлап, чишү юлын карау яхшы вариант. Эмоцияләргә бирелү кирәк түгел. Акыл белән эшләү отышлырак булыр. 


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләргә бу атнада гаилә, туганлык турында уйланырга киңәш итә йолдызлар. Барлык үткәндә булган проблемаларны онытып, ерак туганнар белән араларны җайга салу өчен менә дигән атна. Гаилә эчендәге конфликтлар балаларга да тискәре йогынты ясарга мөмкин. Шул хакта онытып җибәрмәү хәерлерәк. 


ЧАЯН (24.10-22.11)нарга игътибар, ярату, наз җитеп бетми. Шунлыктан алар үзләрен ямьсез тота, юк-барга да тавыш чыгара. Барысы да сезне оныткан кебек тоела. Тик бу алай түгел. Һәркемнең эше барлыгын беләсез, шуңа күрә игътибар таләп иткәнче бәлки үзегез инициатива күрсәтерерсез. Барлык якыннарны бергә җыеп шашлыкка, табигатькә чыгу, балыкка бару яхшы булыр.


УКЧЫ (23.11-21.12)лар атнаны кирәкмәгән эш эшләп,буш сүз сөйләп үткәрергә җыена. Эштә кочак-кочак төгәлләнмәгән эш, өйдә көнкүреш мәшәкатьләр. Ә сез кул кушырып ятасыз. Сезгә тиз арада үзегезне кулга алып, кызу гына барлык эшләрне бетерергә киңәш ителә. Аннан дуслар белән күңел ачарга, ял итәргә була.


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләрнең тормышы зебраны хәтерләтә. Әле генә башны югалтырлык яңа дәрәҗә яулыйсыз, шунда ук югалтуларга юлыгасыз. Лоторея алмаска, азартлы уеннарда катнашмаска тырышыгыз. Туганнардан бурычка акча сорамаска тырышыгыз. Сәламәтлеккә игътибарлы булу сорала. Тешләрегезне табибка күрсәтү комачау итмәс.
СУКОЯР (19.01-18.02)ларны романтик очрашулар көтә. Сөйгәнегезнең көнләшүе чиргә әйләнеп бара. Мөнәсәбәтләрне саклап калу өчен бераз сабыррак булу кирәк. Сүрелеп барган мәхәббәтне яңарту өчен табигатькә чыгарга киңәш итә йолдызлар. Балаларга да каникул оештырып алсагыз алдатмассыз. Ялларда кунаклар килүе ихтимал.


БАЛЫК (19.02-20.03)ларны конкурентлар белән җитди бәрелеш көтә. Әгәр дә конфликтка керәсегез килмәсә, игътибарны җәлеп итәргә, яңа проектларга алынырга ашыкмагыз. Нервыларны саклагыз. Көчегезне башка юлы күрсәтерсез. Атна ахырында сезне күңелле яңалык һәм сюрприз көтә. Сөйгәнегезгә карата сабыр булыгыз.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев