Лениногорскилыларга кышкы сынамышлар
Бабаларыбыздан калган күп кенә сынамышларны бүгенге көндә күреп тә булмый кебек, чөнки мичкә якмыйбыз, самавырлар келәтләрдә тузан җыя... шулай да кызык)))
- Кошлар кар өстенә төшсә, көн җылыта
- Чыпчыклар кыш көне бер урынга җыелышып чыркылдашсалар, җылы булып кар явар
- Йолдызлар сирәк күренсә, җылы һәм буран булыр
- Әгәр елга суы боз өстенә чыкса, көн җылытыр.
- Ай колакланса, суыкка.
- Кояш болыт эчендә баеса, явым булыр.
- Әгәр кар вак кына бөртекле, сирәк кенә төшкәләсә, бик озак суык булыр.
- Кыш кар күп булса, җәй яңгырлы булыр.
- Бүген мәче тырнаша: буран булыр.
- Каз аягын күтәреп торса, салкын була.
- Карга, чәүкә түбәннән очса, кар ява.
- Песи мич башына менеп ятса, суык; идәнгә ятса, җылы була.
- Эт карда аунаса, көн аяз булыр.
- Әгәр кар вак кына бөртекле, сирәк кенә төшкәләсә, бик озак суык булыр.
- Кояш тирәсендә нурлар югары чагылса, буран булыр, түбән чагылса, салкын булыр.
- Гыйнвар унында бәс тотса, җәй яңгырлы килә
- Кыш көне утның кызулыгы еракка җитсә, салкын булыр
- Мичтә утын шартлап янса, көннәр җылытырга булыр.
- Мичтәге ут кызыл булып янса, көн салкын була.
- Морҗадан чыккан төтен туры булып өскә менсә, көн аяза, суыта. Әгәр төтен җиргә ятса, көн җылыта
- Самоварның борыны кысанайса, буран булыр
чыганак: http://yashel-uzan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев