Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга яңа атнага Йолдызнамә (9-15 апрель)

Магнитлы көннәр  11,12,13,14 апрель

КУЧКАР (21.03-20.04)ларны финанс өлкәсендә зур уңыш көтә. Мәхәббәттә дә кискен үзгәрешләр булырга тора. Кияүгә чыгу яки өйләнеп куюыгыз ихтимал. Иҗади кешеләрнең илһамы таулар күчерерлек дәрәҗәдә. Үзегезне камилләштерү буенча күп эшләргә, шактый тырышырга туры килмәгәе. Эш урынын алыштыру мөмкинлеге туар.


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар һәр җирдә дә актив булырга омтылыр. Яңа танышлар булдыру, сәяхәт итү, танылган шәхесләр белән аралашу бары файдага гына булыр. Эштә еракка, чит җиргә командировкага җибәрүләре мөмкин. Чит илгә барып ял итү кәефегезне күтәрер, эшләү дәрәҗәсен арттырыр. Әмма гаилә мәшәкатьләре алгы планда калыр. 


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләрне язмыш төрле яклап сынарга җыена, авырлыклар алдында югалып калмагыз. Дәрәҗәле кешеләр белән аралашырга тырышыгыз. Яхшы керемле эш тәкъдим итсәләр, баш тартмагыз. Килер бер көн, үзегезгә булышкан кешегә ярдәм кулы сузырсыз. Якыннарыгызга һәм балаларыгызга игътибарлы булыгыз. 


КЫСЛА (22.06-22.07)лар өчен ай уртасы гаилә белән бергә ял итү өчен уңышлы булыр дип фаразлана. Балаларыгызның зирәк һәм акыллы, тәүфикълы булуына куанып туя алмассыз. Һәр эшегезне дә өлкән буын фатихасы белән башлагыз. Шулчак югары нәтиҗәгә ирешә алырсыз. Язмыштан зарланмагыз, бар да үзегездән тора.


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар мәхәббәт дулкынында йөзә бугай. Романтик очрашулар, дәртле мәхәббәт хисен ныгытыр чак. Сөйгәнегезгә тәкъдим ясау өчен иң әйбәт вакыт. Лидерлык сәләте югары үрләр яуларга ярдәм итми калмас. Физик күнегүләр турында да онытып җибәрмәгез, югыйсә иммунитет бетеп, авырып китүегез ихтимал. 


КЫЗ (23.08-22.09)ларга бернинди дә авиотаминоз куркыныч түгел. Яз сезне яңа көч, бетмәс-төкәнмәс энергия, күтәренке кәеф белән баеткан булса кирәк. Мәхәббәт аңлатырлар, әлеге романтик очрашудан баш тартмагыз. Тормышыгыз уңай якка үзгәрергә мөмкин. Ялларны туганнарыгыз белән үткәрегез. 


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләргә тырышлык җитеп бетми. Нервылар да какшап тора. Эш белән ялны чиратлаштыру өчен теләк кенә кирәк. Дөрес туклану, витаминнар эчү, җиләк-җимеш, яшелчә ашау, спорт белән шөгыльләнү сәламәтлегегезне дә арттырыр, нерв киеренкелеген дә киметер. Өстәвенә күтәренке кәеф тә гарантияләнер. 


ЧАЯН (24.10-22.11)нар бу атнада дуслары белән сүзгә килер, бәхәскә керер. Тискәреләнеп үзенекен итәр, гәрчә ялгышканын аңласа да. Интуициягә таянып эш итү күпкә отышлырак булыр. Сабыр һәм түзем булырга тырышыгыз, якыннарыгыз фикеренә колак салыгыз. Сезгә беркем дә начарлык теләми. Киресенчә гел ярдәм итәргә генә торалар. 


УКЧЫ (23.11-21.12)ларны эштә кискен үзгәрешләр көтә дип фаразлый йолдызлар. Эштә генә түгел праллель рәвештә тормышта да яңалыклар булырга тора. Үзгәрешләрдән курыкмагыз. Эш алыштыру, үз бизнесыңны җәелдерү яисә шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнү, тендер оту мөмкинлеге туар, файдаланып калыгыз.  


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләрнең бар да элеккечә, эштә дә, тормышта да әлләни үзгәрешләр күренми. Гадәттәгечә гаилә мәшәкате белән янып, эштә кырыкка ярылып үтәр көнегез. Белем күтәрергә теләүчеләр өчен барлык юллар да ачык. Акыл һәм зиһенне эшләтү,фантазияне эшкә җигү өчен кулай вакыт. Буш вакытта кулга китап алсагыз тагын да әйбәтрәк булыр. 


СУКОЯР (19.01-18.02)лар сертотмас үрдәк төсле. Тумаган тайның билен сындырмыйлар дигәнне ишеткәнегез бармы? Ачык авыз булып, барын да сөйләп йөрсәгез уңыш куркып качар. Өйдә генераль чисталык урнаштыру спорт залына йөрүне алмаштырырга сәләтле. Сөйгәнегезне тәмле ризыклар белән сыйлагыз.


БАЛЫК (19.02-20.03)ларга бурычка акча бирмәскә киңәш итә йолдызлар. Вакытында ала алмый интегерсез. Ярык тагарак алдында калмас өчен акчаны беркая салмау да хәерлерәк булыр. Ялларны балалар белән үткәрегез. Соңгы вакытта исә аларга игътибарыгыз җитеп бетми. Спорт турында да истән чыгармагыз.

фото: http://astrorok.ru/den/9-04-2018.php
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев