Заман сулышы

Лениногорскилыларга яңа эш атнасына Йолдызнамә

15 —21 апрель көннәренә йолдызлар фаразы  


КУЧКАР (21.03-20.04)лар диетага утырырга теләсә дә сабыр итәргә туры килер. Барыбер нәтиҗәсе булмас, бары кәефегез генә кырылыр. Әлегә сәламәтлекне ныгыту комачау итмәс. Атна башында яңа танышу көтелә. Тормышыгызда кискен үзгәрешләр барлыкка килергә мөмкин. Һәр яңалыкка әзер торыгыз.


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар эш урынында гел яхшы хәбәрләр генә көтми. Күңелсезлекләр туу ихтимал. Әмма куркып калырга кирәкми.  Хезмәттәшләрегезгә бар нәрсәне дә сөйләргә тырышмагыз. Арада теш кайраучылары да бар. Төп игътибарны гаиләгегезгә юнәлтегез. Якыннарыгызга сезнең мәхәббәт җитеп бетми.


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләрнең  дус-ишләре, туганнары белән мөнәсәбәтләре шактый катлауланыр. Сезне беркем дә ишетми һәм аңламый кебек тоелыр. Әмма гаеп аларда түгел, ә үзегездә. Үзегез үзгәрсәгез, сабыррак һәм аңлаучан булсагыз аралар һичшиксез җайланыр. Бу атнада бурычка алмау хәерлерәк. Иң яхшысы - өстәмә акча кертү юлын эзләү.


 КЫСЛА (22.06-22.07)ларга киләчәккә планнар кормаска киңәш итә йолдызлар. Эштә киеренке атна булырга ошаган. Үз дигәнеңә ирешү өчен тәгәрмәчтәге тиен кебек чабарга туры килмәгәе. Һәр сынауга аек акыл һәм позитив кәеф белән карагыз. Шул вакытта гына барына да җиңел ирешерсез һәм уңыш яуларсыз. Юлда саграк булыгыз.  


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарга атна буе яхшы кәеф гарантияләнә. Барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланып калырга омтылыгыз. Эшлекле киңәшмәләр, очрашулар үткәрү отышлы һәм керемле булыр. Гашыйк булуыгыз мөмкин. Сөйгәнегез белән мөнәсәбәтләрне җитдиләштерү өчен дә уңай вакыт. 

КЫЗ (23.08-22.09)ларга  бөтен игътибарын сәламәтлеккә юнәлтергә кирәк. Югыйсә хроник авырулар кузгалып, ел буена чирдән арына алмавыгыз мөмкин. Табибка күренү комачау итмәс. Эштә барын да үз җилкәгезгә алырга тырышмагыз. Әлегә сезгә ял итәргә кирәк. Көнкүреш проблемалар да җитәрлек, аларын хәл итсәгез дә җитеп торыр.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләргә якын киләчәктә уңай якка үзгәрешләр булыр дип фаразлый йолдызлар. Гәрчә моның өчен ниндидер көч куярга туры килсә дә. Күңелегез тулганда якын дустыгызга мөрәҗәгать итә аласыз. Гаиләдә тынычлык һәм мәхәббәт булса да, балалар белән уртак тел табу кыенлашырга мөмкин.

ЧАЯН (24.10-22.11)нарга  үткәнгә борылып карап, берникадәр нәтиҗә чыгару зыян итмәс. Югыйсә һаман шул тырмага абынасыз. Ялгышларны төзәтергә беркайчан да соң түгел. Бүгенге белән генә яшәмәгез, киләчәккә максатлар куегыз. Эмоцияләргә бирелмәгез, акыл белән эш итү күпкә отышлырак. Вәгъдә биргәнсез икән, сүзегездә торыгыз. 

УКЧЫ (23.11-21.12)лар  бу атнада үпкәлчән булыр. Тик үзегезне кулда тотарга тырышыгыз, юк-барга үпкәләмәгез. Атна максат-хыялларга ирешү өчен мөмкинлекләр тудыра, файдаланып калыгыз. Җомга — иң яхшы көн. Бу көнне уңыш сезнең яклы булыр дип ышандыра йолдызлар кайтавазы. Бары теләк кенә кирәк.
 
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләрне  алдап калдырулары бар. Шуңа күрә һәр адымыгызны уйлап ясау яхшырак. Һәр нәрсәгә игътибарлы булыгыз, бер әйберне дә күз уңыннан җибәрмәскә тырышыгыз. Таныш булмаган кешеләр белән аралашмагыз. Юк-барга акча сарыф итмәгез, ахырдан үкенергә калмагае. Начар гадәтләрдән арыну өчен әйбәт вакыт.күңелле вакыйгалар белән истә калачак. 


СУКОЯР (19.01-18.02)лардан  сөйгәннәренә карата сабыр һәм игътибарлы булу сорала. Бәлки романтик кичә үткәреп, хисләргә ялкын өстәргәдер. Гаилә учагын саклау – хатын-кыз эше икәнен онытмагыз. Атна ахыры көнкүреш мәшәкатьләргә бай булыр. Бергәләп хәл итәргә тырышсагыз күпкә отышлырак булыр.


БАЛЫК (19.02-20.03)ларга ашыкмаска, сабыррак булырга, уйлап эш итәргә киңәш ителә. Хәтта ашыктырсалар да үз көегезгә җиренә җиткереп эшләү яхшырак. Эштә вак-төяккә игътибар итмәгез, кирәкмәгән әйбер белән баш катырмагыз. Югыйсә ялгышуыгыз бар. Гаиләдә якыннарыгыз белән аңлашылмаучанлыклар туарга мөмкин. 
 

фото:pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: