Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның 12нче лицее өчен бүген икеләтә бәйрәм (25 ФОТО)

Лениногорскиның 12нче лицее өчен бүген икеләтә бәйрәм: Белем көне һәм 25 яшьлек юбилее.

Нәкъ 25 ел элек нефтьчеләр ярдәме белән яңа төзелгән уку йорты беренче укучыларын кабул иткән булган. Чирек гасырдан соң, мәктәп укучыларын кабат яңарып, матураеп каршы алды. Быел уку йортына зур күләмле ремонт ясалды, эчке яктан барысы да яңарган, бинаның тышкы ягы матур төсләр белән әллә кайдан балкып тора. 

 Тантаналы линейкада Лениногорск Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин, "Лениногорскнефть" идарәсе һәм мәктәпкә капиталь ремонт ясаган подрядчы оешма вәкилләре, әти-әни, әби-бабайлар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев