Заман сулышы

Лениногорскиның "Надежда" ветераннар хорына 25 ел

Шәһәр мәдәният сараенда ветераннар хоры 25 еллыгын билгеләп үтте. Юбилярларны шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, мәдәният идарәсе начальнигы Гөлнара Зарипова, мәдәният сарае директоры Флера Төхвәтова һәм башкалар котлады. Кунак буларак, Азнакайдан "Ләззәт" хореографик коллективы чыгыш ясады. Әлеге коллективны җиде ел дәвамында Фирүзә Мирзиянова җитәкли. Ул көнне аның җитәкчелегендә хор халык...

Шәһәр мәдәният сараенда ветераннар хоры 25 еллыгын билгеләп үтте.
Юбилярларны шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, мәдәният идарәсе начальнигы Гөлнара Зарипова, мәдәният сарае директоры Флера Төхвәтова һәм башкалар котлады. Кунак буларак, Азнакайдан "Ләззәт" хореографик коллективы чыгыш ясады.
Әлеге коллективны җиде ел дәвамында Фирүзә Мирзиянова җитәкли. Ул көнне аның җитәкчелегендә хор халык җырларын, классик композиторлар һәм Лениногорск авторларының җырларын башкарды. "Сударушка", "Зиләйлүк" ансамбльләре дә котлап, җыр җырладылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: хор
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: