Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Әлфия Авзалова белән хушлашу 16 июньдә Татар дәүләт филармониясендә узачак

15 июньгә каршы төндә, Казанда, озак авырудан соң, ТАССРның атказанган, халык, РСФСРның атказанган артисткасы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзалова вафат булды. Мәрхүмә белән хушлашу иртәгә, 16 июньдә, Татар дәүләт филармониясендә булачак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә филармониядә хәбәр иттеләр. "Әлфия Авзалова күптәннән авырды. Башта 2...

15 июньгә каршы төндә, Казанда, озак авырудан соң, ТАССРның атказанган, халык, РСФСРның атказанган артисткасы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзалова вафат булды.
Мәрхүмә белән хушлашу иртәгә, 16 июньдә, Татар дәүләт филармониясендә булачак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә филармониядә хәбәр иттеләр.
"Әлфия Авзалова күптәннән авырды. Башта 2 нче Республика клиник хастаханәсендә реанимация бүлегендә ятты, аннары аны 7 нче шәһәр хастаханәсенә күчерделәр", - дип сөйләде филармониянең матбугат сәркатибе Земфира Гыйльметдинова. Соңгы атналарын артистка яхшы палатада үткәргән.
"Гадәттә, без ветераннарны Өлкәннәр көнендә җыябыз. Әлфия апа үзе килә алмагач, еш кына үзебез бара идек. Аның янына һәркемне кертмәсәләр дә, безне кертә иделәр", - ди Земфира Гыйльметдинова.
Кайбер ачыкланмаган мәгълүматлар буенча, Әлфия апа соңгы елларда Альцгеймер авыруыннан интеккән. Кызлары Гүзәл һәм Зөлфия аны чиратлап караган. Әлфия Авзалованың хәле кисәк начараеп киткәнен алар хәбәр иткән. Артистканың төгәл ничәдә үлгәнен филармониядә хәбәр итмәделәр.
Бу минутларда Татар дәүләт филармониясе хезмәткәрләре сәхнә ветеранын соңгы юлга озату мәсьәләләре турында сөйләшү өчен ашыгыч киңәшмәгә җыелган. Якынча мәгълүматларга караганда, Әлфия Авзалова белән хушлашу иртәгә көтелә.
Мәшһүр җырчыны Яңа Татар бистәсе зиратында җир куенына салачаклар.
http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X