Үлгәннәрнең "бит"ләрен ябыгыз!
Социаль челтәрләрдән үлгән кешеләрнең фотоларын алып ташларга кирәк булачак.
Русия Дәүләт думасы шундый тәкъдим белән чыккан.
Әле төрле аккаунтларда 70 миллионнан артык русияле утыра. Шулар арасында 1 миллионнан артык шәхси «бит»нең хуҗалары вафат. Баксаң, мошенниклар мондый кулланылмый торган битләргә пароль туры китереп керәләр, фотоларны алыштыралар, кешеләрне алдыйлар икән.
Мондый җинаятьчеләрне табуы да авыр. Депутат Сергей Вострецов үлгән кешенең социаль челтәрдәге бите өчен туганнары җавап бирергә тиеш, дип саный. Моны Гражданнар кодексына кертергә дә кирәк, ди. Өч айдан артык кулланылмый торган битләрне автомат рәвештә ябарга киңәш итә.
2070 елда "Facebook"та үлгән кешеләрнең "бит"ләре исәннәренекеннән дә күбрәк булырга мөмкин, дип фаразлыйлар.
фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев