Әлмәт-Лениногорск юлы ремонтка ябылды
ЯҢАЛЫКЛАР

Әлмәт-Лениногорск юлы ремонтка ябылды

“Әлмәт- Лениногорск 16+360 – 19+360 километрындагы автомобиль юлында ремонт эшләре башлану сәбәпле, Әлмәт-Лениногорск юлы ябылды, дип хәбәр иттеләр муниципалитеттан.

Ремонтланучы юл - Зәй-Каратай яклап Әлмәткә барганда, әлеге авылдан соң Иске Суркино белән Яңа Суркино авыллары арасында кала. Әлмәт, Казанга барганда, маршрутыгызны әлеге үзгәрешләрне истә тотып планлаштырыгыз. 


чыганак:http://leninogorsk.tatarstan.ru


Нет комментариев