Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Әлмәткә яңа җитәкче билгеләнде

Әлмәт районының чираттан тыш сессиясе узды. Анда районның башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы итеп Айрат Хәйруллинны билгеләделәр. Яңа җитәкче моңа кадәр Татарстан Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе булып эшләде. Айрат Хәйруллин 1981 елның 11 декабрендә туган. 2003 елда Казан дәүләт технология университетын тәмамлаган. Хезмәт юлын 1996 елда Баулы кирпеч заводында...

Әлмәт районының чираттан тыш сессиясе узды. Анда районның башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы итеп Айрат Хәйруллинны билгеләделәр. Яңа җитәкче моңа кадәр Татарстан Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе булып эшләде.


Айрат Хәйруллин 1981 елның 11 декабрендә туган. 2003 елда Казан дәүләт технология университетын тәмамлаган. Хезмәт юлын 1996 елда Баулы кирпеч заводында укладчик-сортировщик булып башлап җибәргән.

2002 елдан - ТР Элемтә министрлыгында беренче категорияле белгеч.

2003 - 2007 елларда - Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында әйдәп баручы белгеч, баш белгеч, бүлек начальнигы.

2007 ел мартыннан - "ТР мәгълүматлар технологиясе үзәге" дәүләт учреждениесе генераль директоры урынбасары.

2008 елның мартыннан ТР Министрлар Кабинеты аппаратының инфокоммуникация, мәгълүмат һәм матди-техник тәэмин ителешне саклау бүлеге начальнигы.

2010 ел апреленнән - ТР Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе урынбасары.

2011 ел гыйнварыннан - ТР Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе урынбасары - эшләр управляющие.

2012 елның маеннан - ТР Президентының икьтисад мәсьәләләр буенча ярдәмчесе.

«Ак Барс Холдинг», «Таттелеком», «Сетевая компания», «Татэнергосбыт», «Горький исемендәге Яшел Үзән корабльләр төзелеше заводы» ААҖләрнең Директорлар советы әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әлмәт