Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Әлмәтлеләр булдыра: анда Кыш Бабай 100 көнгә тоткарланачак икән

Быел Татарстанның нефть каласы могҗизалар шәһәренә әвереләчәк. Әлмәтлеләрне быел нинди сюрпризлар көтә соң? Шушы көннәрдә Әлмәт районы һәм шәһәре оешмалары шәһәрне Яңа елга бизәп мәш килә. Район башлыгы Айрат Хәйруллин кушуы буенча, нефть каласын әкияти шәһәргә әверелдерү максатыннан, яңа технологияләр кулланыла, кыю идеяләр тормышка ашырыла. Быел шәһәрне гадәти булмаган арт-объектлар,...

Быел Татарстанның нефть каласы могҗизалар шәһәренә әвереләчәк. Әлмәтлеләрне быел нинди сюрпризлар көтә соң?

Шушы көннәрдә Әлмәт районы һәм шәһәре оешмалары шәһәрне Яңа елга бизәп мәш килә. Район башлыгы Айрат Хәйруллин кушуы буенча, нефть каласын әкияти шәһәргә әверелдерү максатыннан, яңа технологияләр кулланыла, кыю идеяләр тормышка ашырыла.
Быел шәһәрне гадәти булмаган арт-объектлар, махсус яктырткычлар, бәйрәмчә киенгән чыршылар бизи. "Нефтьче" Мәдәният йорты каршында безнең республика өчен уникаль булган 3D форматында төсле-утлы бизәлеш тә булачак. Җитмәсә, җылы эскәмияләр, кулларны җылыту өчен махсус җайланмалар да куелачак.
Шәһәрлеләргә махсус сюрприз да әзерләнгән - вольердагы төньяк боланнарны һәркем болан мүге (ягель) белән сыйлый алачак. Мәдәният йорты каршында шулай ук шугалак та оештырыла. Ул зурлыгы белән хәтта Мәскәүнең шугалагыннан да уздыра - боз мәйданчыгының мәйданы 4500 квадрат метр тәшкил итә.
"Яңа елга 100 көн" дигән проект та инде расланган. Әлеге программа буенча бәйрәм чаралары быелның 28 декабреннән 2016 елның 21 мартына кадәр дәвам итәчәк. Шушы вакыт дәвамында мәдәни-күңел ачу, спорт чаралары оештырылачак.
Гомумән алганда, әле проектка тиңнәр юк, ул берничә юнәлешне колачлый: чыршы һәм шугалак ачылышы, мәктәп каникуллары вакытындагы, бәйрәм көннәрендәге чаралар, "Ял көннәре мәйданчыклары", "Ял көне тимераякта шуулар". Чыршы һәм шугалак ачылганнан соң, "Диско стилендәге 100 көн" дигән программа эшли башлый.
100 көн эчендә 10 грандиоз шоу көтелә. Мәсәлән, 6 гыйнвар көнне Әлмәткә театраль десант килеп төшә. Иске Әлмәт, Ленин мәйданнары, "Шәмсенур", нефтьнең 60-еллыгы исемендәге, "Яшьлек" паркларында Мәскәүнең биш театры эшләячәк.
"Яңа елга 100 көн" проекты дәвамында Иске Яңа ел, Татьяна көне, гашыйклар көне, Ватанны саклаучылар көне, Май чабу бәйрәмнәре, Кәбисә елы шоуы көтелә. 100 көнлек проект Нәүрүз бәйрәме белән тәмамланачак. "Сәламәт Яңа ел" кебек спорт программалары да оештырылачак.
http://intertat.ru/tt/society-tt/item/52563-kyish-babay-%D3%99lm%D3%99tt%D3%99-100-k%D3%A9ng%D3%99-totkarlanachak.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әлмәт кыш бабай