Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәчеләргә – аерым фатир

АКШның “Силикон үзәне”ндәге Сан-Хосе шәһәрендә Трой Гуд исемле кеше студент кызы Викториянең ике мәчесе өчен арендага фатир алган.

“Луиза” һәм “Тина” кушаматлы мәчеләр өчен фатир-студиягә аена 1,5 мең доллар түли, чөнки йорт хайваннарын кызы укыган Тын океан университетының тулай торагына кертмиләр. Әти кешенең мәчеләрне үзе яшәгән фатирында да калдыру мөмкинлеге юк, алар эт белән тыныша алмый икән. Гомум мәйданы 37 квадрат метр булган фатирда диван, юыну бүлмәсе һәм зур телевизор бар. Анда аш бүлмәсе юк, әмма мәчеләрнең моңа исе китми.

“Силикон үзәне”ндә күчемсез милеккә АКШта иң югары бәяләр. Зур булмаган фатирны арендага алу аена 2 мең доллар тора.

Фатир хуҗасы Дэвид Кэллиш үзенең яңа яшәүчеләреннән бик канәгать, ди, чөнки алар алкоголь кулланмый, тәмәке тартмый һәм кычкыртып музыка тыңламый, дип яза "Би-Би-Си".

 

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев