Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мичурин китапханәсендә яңалык

Мичурин авылы китапханәсенә китап укырга килүчеләр берочтан фотога да төшеп китәләр. Чөнки биредә фотога төшү өчен бик матур урын барлыкка килгән.

Мичурин китапханәчесе Сания Вахитова әйтүенчә, китапханәләр бер урында гына тормый, замана белән бергә атлый, анда да берәр “изюминка” булдырырга, ясарга кирәк. 
-    Уйладым да, китапханәдә фотозона оештырырга булдым. Фотога төшү урыны җәй аенда барлыкка килде. Ул почмакны матур итеп бизәп куйдык. Темасы да аерым, “Мин укырга яратам”дип атала ул. Китапханәгә килүчеләр кызыксына, карый, яшьләр фотога төшеп китәләр. Килеп керүгә “вау” диләр, димәк, ошаттылар, - ди Сания ханым.
Фотога төшә торган урында ерактан ук кояш каршы ала. Өстәлдә самавыр тора, янында чашкалар, җимешләр дә матур савытларга салынган. Өстәл өстендә эскәтер урынына иске газетлар ябылган, эскәтер булмаудан түгел, уку темасы булгач, шуңа туры китереп куелган.
Әлеге урынны төрле бәйрәм чаралары үткәргәндә дә кулланалар. Ноябрь аенда аны алыштырачаклар. Башка темалыны уйларга кирәк булачак, ди Сания апа.
Димәк, китапханәгә килмәс җиреңнән килерсең. Мичуринлылар әлеге матурлыкны күрергә өлгермәгән булсагыз, барып карагыз, фотога да төшәрсез. Хәер, башка авылларны да күрергә шат алар.

Материалны Розалия Мостафина әзерләде

фото:Сания Вахитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев