"Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим" конкурсының муниципаль туры нәтиҗәләре
Күптән түгел “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим-2018” республика конкурсының муниципаль туры узды, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе сайты.
Конкурста мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче ун рус телле педагог катнашты. Алар һөнәри осталыклары белән бергә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телен укыту буенча үзләренә генә хас булган алымнарны да күрсәттеләр.
Нәтиҗәдә, беренче урынны 10нчы балалар бакчасыннан Светлана Тәхауова алды. Икенчедә – Лилия Фәйзуллина (27нче бакча), өченче урынны Вера Данилова (29нчы бакча) алды.
Төрле номинацияләрдә 18нче бакча, 2нче, 26нчы, 23нче һәм 31нче балалар бакчаларыннан да җиңүчеләр бар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев