Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Mirror: WhatsAppта бетерелгән хәбәрләрне кире кайтару ысулы барлыкка килде

Аларны резерв күчермә кулланып укып була.

Кулланучылар WhatsApp мессенджерындагы бетерелгән хәбәрләрне резерв күчермә кулланып киредән укый ала. Бу хакта Daily Mirror басмасына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Басма мәгълүматлары буенча, юкка чыгарылган хәбәрне уку өчен программаны бетерергә һәм кабат гаджетка урнаштырырга кирәк. “Шуннан соң резерв күчермәдән архив кире кайтарылачак һәм бетерелгән хәбәрләр янәдән барлыкка киләчәк”, - дип яза газета. 

Ләкин резерв күчерелмә һәм смартфон программасын яңарту арасында җибәрелгән хәбәрләрне кире кайтарып булмый. Резерв күчермә автомат рәвештә тәүлеккә бер мәртәбә, 02:00 сәгатьтә була.

WhatsApp хәбәрләрен җибәргәннән соң бер сәгать дәвамында бетерергә мөмкин.

Гыйнвар ахырында хәбәр ителгәнчә, WhatsApp кулланучылары бер үк хәбәрне биш тапкырдан артык җибәрү хокукыннан мәхрүм булачак. Бу гайбәтләр һәм дөрес булмаган мәгълүмат таралмасын өчен эшләнә. Моңа кадәр хәбәрләрне 20ләп кулланучы яки төркемнәр белән бүлешеп була иде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/30/179849/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев