Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәскәүдәге "Алтын көз" күргәзмәсендә татар атлары алтын медаль алды

12 октябрьдә Мәскәүдә «Алтын көз - 2019» агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы нәселле һәм товар терлекчелеге өлкәсендәге казанышлары өчен алтын медальгә лаек булды.

Татар токымлы атлар да аерым бүләк алды. Словая масть токымлы ике айгыр да алтын медальгә лаек булды. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов сүзләренчә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы казанышларын шундый югары дәрәҗәдә тану эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген бәяләүдә мөһим критерий булып тора һәм киләчәктә уңышлы эшләүгә этәргеч булачак.

Исегезгә төшерәбез, күргәзмәнең терлекчелек блогында Татарстаннан ак төлке, сусар, төлке һәм башка кыйммәтле тиреле җәнлекләр, Балтач районыннан китерелгән Холмогорск токымлы сыерлар, Лениногорск һәм Әлмәт районнарыннан килгән татар токымлы айгырлары, Саба районыннан кәҗәләр тәкъдим ителгән иде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/12/195201/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев