Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Начар бензин сатуның бәясе бик кыйммәткә төшәчәк

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә республикада 24 октябрьдән 24 ноябрьгә кадәр ягулык-майлау материаллары сыйфатын максатчан тикшерү бара. - Республикада 1046 автомобильләргә ягулык салу станциясе (АЗС) исәпләнә. Шулардан 125е-шәхси милек, 149ы-җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятнеке. Айлык башлангач 330 АЗСтан җиде йөз проба алдык. "Татнефть", "Татнефтепродукт", "ТАИФ", "Лукойл" акционерлык җәмгыятьләре сыйфат мәсьәләсенә җитди...

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә республикада 24 октябрьдән 24 ноябрьгә кадәр ягулык-майлау материаллары сыйфатын максатчан тикшерү бара.


- Республикада 1046 автомобильләргә ягулык салу станциясе (АЗС) исәпләнә. Шулардан 125е-шәхси милек, 149ы-җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятнеке. Айлык башлангач 330 АЗСтан җиде йөз проба алдык. "Татнефть", "Татнефтепродукт", "ТАИФ", "Лукойл" акционерлык җәмгыятьләре сыйфат мәсьәләсенә җитди карый, аларның үзләрендә лабораторияләр бар. Кимчелекләр шәхси АЗСларда очрый,-ди "Татарстан Республикасында ягулык-энергетика чыганакларының сыйфатын һәм нәтиҗәле файдалануны тәэмин итү буенча идарә" дәүләт бюджет учреждениесенең бүлек җитәкчесе Шамил Гомәров.

Татарстанда 2005 елда сыйфатсыз ягулык-майлау материаллары 25 процентны тәшкил иткән булган. Бу тармакны даими күзәтчелектә тоту, максатчан тикшерү айлыклары үткәрү нәтиҗәсендә хәл яхшырган. Узган ел исә, республика шәһәрләрендәге һәм районнарындагы АЗСлардан алынган 800 пробаның 4 проценты гына сыйфат дәрәҗәсе таләпләренә җавап бирмәгән.

- Бер килограмм бензинда күкерт 10 миллиграмм гына булырга тиеш. Чагыштырма күбәйгән саен, мондый ягулыкны куллану табигатькә дә, транспорт чарасы двигателенә дә зыян сала. М-7 "Волга" федераль трассасындагы АЗСларда елга суднолары дизель ягулыгын сату очраклары күзәтелә. Кешеләр арзанрак бәягә кызыкмасыннар иде, судно (кораб) ягулыгы машиналарга каралмаган. Шулай ук, дизель ягулыгының җәйге стандартын да һава температурасы "0" градустан түбән төшкәндә кулланырга ярамый. Җәйге дизельдәге су күләме кристаллашачак, димәк, двигатель эшләмәячәк, - дип киңәш бирде Шамил Гомәров.
Казанның Җиңү проспектындагы 77нче АЗС җитәкчесе Азат Шәвәлиевның фикерләре белән кызыксындык.

- Татарстандагы эре компания станциясе бу, сыйфат лабораториядә тикшереп торыла. Начар бензин сатуның ахыры яман бит аның: ышанычны да, сатып алучыларны да югалтасың, - диде ул.

Тикшерү айлыгы төгәлләнгәч, лаборатория анализлары буенча, берәүләрне мактау сүзе, ә икенчеләрне саллы гына штрафлар көтә.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев