Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Нефть музее яңа бинага күчәчәк

Шәһәребездәге Нефть музее Советлар союзында ачылган бердәнбер музей. Шул вакытта ук аның фондында нефть промышленносте тарихын чагылдырган материаллар гына түгел, ә төбәгебез тарихы турындагы материаллар да булып, барлыгы 350 экспонат сакланган. Барлык дәвер эчендә музей нефть промышленносте тарихын саклап, шәһәр мәктәпләре укучылары белән нефтьче-ветераннар шулай ук производство алдынгылары белән очрашу...

Шәһәребездәге Нефть музее Советлар союзында ачылган бердәнбер музей. Шул вакытта ук аның фондында нефть промышленносте тарихын чагылдырган материаллар гына түгел, ә төбәгебез тарихы турындагы материаллар да булып, барлыгы 350 экспонат сакланган.
Барлык дәвер эчендә музей нефть промышленносте тарихын саклап, шәһәр мәктәпләре укучылары белән нефтьче-ветераннар шулай ук производство алдынгылары белән очрашу урыны булып тора. Музей даны еракларга таралып, елдан-ел популярлыгы, аның белән бергә экспонатлары да һәрвакыт артып тора. Шунлыктан, музейны һәм анда сакланучы бай материалларны карарга чит илләрдән дә киләләр.
Тиздән Нефть музее яңа урынга күченәчәк. Булачак нефтьчеләрнең уку йорты - нефть техникумы һәм Нефть монументы каршындагы өч катлы зур бинага урнашып, ул кичәге көн белән нефть промышленностеның киләчәген дә чагылдырырк. Зур һәм иркен бинага шәһәребез халкы гына түгел, ә күпсанлы кунаклар да килә алачак.
Бүген анда тулы куәтенә ремонт эшләре бара, эшчеләр су белән тәэмин итү һәм җылылык системасын тәртипкә китерә, җәяүлеләр сукмагы, баскычлар һәм территорияне яңарта. Бина эчендә яңа идән җәелеп, түбәләр яңартылачак. Ә бинаның беренче катында кинозал ачарга уйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музей

2
X