Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Нигә миңа “лайк” куймадың? Алайса мин дә сиңа “куймыйм!”

Соңгы вакытларда сәеррәк кенә бер шөгыль таптым. Автобуска, трамвай яки метрога кердемме, үзем дә сизмәстән, смартфоннарына текәлеп утырмаган кешеләрне саный башлыйм. Дистәдән уртача шундый 1-2 кеше табыла. Ә инде метрода барганда – тагын да азрак.

Универсиада авылы янә­­шәсендә яшим мин. Шуңа күрә, кая төртсәң – шунда студент. Транспортта да – асылда шул белем “ташы”н кимерүчеләр. Һәм аларның барысы да диярлек чынбарлыктан “өзел­гән”. Смартфон экраныннан тыш, берни күрмиләр, ишет­миләр. Ә экранда ни күрәләр? Кызлар гадәттә кием-салым, аяк киеме, сумка, шул ук смартфон кебек әйберләргә “моңарчы күрелмәгән” ташламалар тәкъдим итүче фирма-кибетләрдән килгән хәбәр­ләрне “актара”. Ә егетләр? Йә Хода, боларына да шул кирәк! Модалы кроссовкалар, куртка, тагын шул “мобила”... Араларыннан хет берсе чит тел өйрәнсен яки яңалыклар белән кызыксынсын, китап укысын!.. Һаман шул чүпрәк-чапрак, сәяхәт, банклар кредитлары!

Әле менә шушы көн­нәрдә генә Боҗрадан Җиңү проспектына метрода ике кыз арасында утырып кайтырга туры килде. Берсе – чибәр, икенчесе – ямьсез. Ямьсез генә түгел, егетләр карамаслык дәрәҗәдә шыксыз, килбәтсез. Нәкъ менә шул шыксызы модалы кием каталогларын әй актара инде... Белерсең, шул модалы чүпрәк кенә егетләр алдында аны бер дөнья гүзәленә әйләндереп калдыра... Ә тегесе – сөйкемлесе “ВКонтак­те”га “элгән” соңгы селфи-фотоларына күпме “лайк” куелуын карап утыра. Күз кырыем белән генә бо­ларның “яңалык”ларын караштырам. Чибәркәйнең, иреннәрен кабартып, арт шәрәфен ялтыратып ваннада утырган сурәтенә нибары дүрт “лайк” кына куелган. “Фейсбук”ка – шундый ук фотоларын урнаштырган ахирәтләре янына “кереп китте” дә: “Нигә миңа “лайк” куймадың? Алайса мин дә сиңа “куймыйм!”– дип үпкәсен белдереп алды бу. Ә уң ягымда утырган теге ямьсез кыз: “Ничек уй­лый­сың, бу кием миңа килешерме икән?”– дип бер бармагы белән күз иярмәслек тизлектә язып куйды. Шундый тиз яза, хәтта Рихтер хәтле Рихтер да роялендә шуның кадәр тиз уйный алмастыр...

Урта яшьләрдәге бер ир-атның: “Мин әле метрода барам. Ә син кайда?”– дип бөтен вагонга акырып җи­бәрүе генә мине бу “кызык” шөгылемнән аерды. Хәер, әлеге сорауны бүген генә дә кимендә бер ун тапкыр ишеткәнмендер инде. Колхоз базары янында урнашкан пединститут бинасыннан, “бө­ке”гә “баткан” Болак кү­переннән чыкканда, Бауман урамында бер әби кем­гәдер шушы урамнан текел­дәве турында сүз катканда, “Боҗра” универмагында, каһ­вәха­нәдә, метрода барганда... Алар­­ның барысы да кайда икәнлек­ләрен белдереп, үз, чиратларында: “Ә син кайда?”– дип сорады. Сүз уңа­ен­нан, сора­шып-бе­лешү нә­ти­җә­ләренә караганда, телефон аша бирелә торган “Ә син кайда?” дигән сорау­ның бөтен дөнья кү­ләмендә беренче урында “баруын” әй­теп үтим. Димәк, аны һәр көн саен бөтен ил­ләр һәм континентларда мил­лиардларча тапкыр кабатлыйлар. Бөтен кешелек, адашып, берсен-берсе эзли диярсең...

http://www.vatantat.ru/index.php?pg=1034

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев