Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Әнисен яшәтү өчен көрәшүче Азат Фазлыев сөенече белән уртаклаша

Азат Фазлыев сөенечле хәбәре белән уртаклаша. Төркия табиблары җырчының әнисенең анализларын һәм хәлен уртача дип бәяләп, операциягә әзерли башлаган.

Билгеле булганча, Зөлфирә ханым яман авыру белән көрәшә. Улы Азат Фазлыев аны аякка бастыру өчен ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Бу уңайдан хәйрия концертлары да игълан ителде.  

Бүгенге көндә 1 579 821 сум акча җыелган. Зөлфирә ханымны балалары Төркия клиникасына күчергән.  

"Бурычка 3 миллион биреп торучылар да табылды. Күңелләр күтәрелеп китте, эшлибез, җырлыйбыз, чыгышлар ясыйбыз! Әни барыгызга да зур рәхмәтләр, тирән ихтирамын белдерде", - дип яза Азат.  

 Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=24115

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев