Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ольга Васильева мәктәпләрдә биш баллы бәяләү системасын гамәлдән чыгаруга каршы

Казан, 16 август, «Татар-информ»). Белемнәрне бәяләүдә биш баллы системага Россия укучылары инде күнеккән һәм ул аларга яхшы аңлашыла, белем бирү учреждениеләрен башка системага күчерүгә ихтыяҗ юк. Россия мәгариф министры Ольга Васильева шулай дип белдерде. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Биш баллы система Россия мәктәпләрендә инде 75 ел кулланыла һәм ул ил өчен традицион системага әверелде, дип искәртте Васильева.

Моннан тыш, министр сүзләренчә, ведомствога традицион системаны гамәлдән чыгаруга бәйле бернинди тәкъдим дә килмәгән.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы мәгариф өлкәсендәге экспертлар белемнәргә бәя бирүдә биш баллы системадан баш тарту һәм альтернатив 12 баллы системага күчү хакында фикер алышалар дип белдергән иде. 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/16/169801/

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев