Пенсия алды яшендәге гражданнар һөнәри ориентация буенча тест уза алачак
2024 елга кадәр Россиядә пенсия алды яшендәге 450 мең кешене яңадан укыту күздә тотыла.
Пенсия алды яшендәге гражданнар һөнәри ориентация буенча тест уза алачак. Бу хакта «Известия» газетасы РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама ясап хәбәр итә.
Бу дәүләткә яңадан укыту мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткән кешегә үзенә яраклы белгечлек сайларга һәм ихтыяҗ туган очракта аны алыштырырга мөмкинлек бирәчәк, дип искәрттеләр Россия ведомствосында.
Экспертлар фикеренчә, call-үзәкләр, ваклап сәүдә итү яки административ-хуҗалык эшчәнлеге өлкәсендәге белгечлек вакансияләренә сорау аеруча зур булачак.
2024 елга кадәр Россиядә пенсия алды яшендәге 450 мең кешене яңадан укыту күздә тотыла.
Фото: https://pixabay.com/
https://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев