Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Поездлардан ресторан-вагоннарны алырга телиләр

Россия тимер юллары ерак юлга йөри торган поездлардан ресторан-вагоннарны алырга тели. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

 

Әлеге мәгълүматны “Федераль пассажир компаниясе” генераль директоры Петр Иванов Петербург Халыкара икътисади форумында әйтте.

Ресторан-вагоннарны алу пассажирларның ихтыяҗы кимү белән бәйле. Ләкин мондый вагоннар балалар йөртә торган поездларда калачак.

“Балаларга хезмәт күрсәтә торган поездларда ресторан-вагоннар калачак. Хәзерге вакытта ресторан-вагоннар булган күпчелек юнәлешләрдә, алар сакланачак. Ләкин барысында да түгел, чөнки ресторан-вагоннар бик кыйммәт”, - диде Иванов.

Шулай ук Федераль пассажир компаниясе теге яки бу юнәлештәге поездларда ресторан-вагоннарына булган ихтыяҗны бәяләү өчен ихтыяҗны анализлый һәм өйрәнә, диде Петр Иванов.

Бу хакта тулырак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/06/08/187732/

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев