Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Президент «ТФБ-Финанс» клиентларына иминият акчаларын түләү мөмкинлеген табуны йөкләде

атарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов физик һәм юридик затларга - операция эшчәнлеген туктаткан банк клиентларына хокукый ярдәм күрсәтүче Консультатив төркемгә һәм Татарстан Прокуратурасына «ТФБ-финанс» клиентларын «Татфондбанк»ның зыян күргән кертемчәләре реестрына кертү буенча суд органнарына мөрәҗәгать әзерләргә йөкләде. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы» иминият...

атарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов физик һәм юридик затларга - операция эшчәнлеген туктаткан банк клиентларына хокукый ярдәм күрсәтүче Консультатив төркемгә һәм Татарстан Прокуратурасына «ТФБ-финанс» клиентларын «Татфондбанк»ның зыян күргән кертемчәләре реестрына кертү буенча суд органнарына мөрәҗәгать әзерләргә йөкләде. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы» иминият түләүләрен алга таба башкару өчен «ТФБ-финанс» клиентларын «Татфондбанк»ның зыян күргән кертемчәләре реестрына кертү буенча суд органнарына мөрәҗәгать әзерләнә. Аерым алганда, «ТФБ-Финанс» клиентлары хокукларын кертемнәре дәүләт иминиятләштергән кертемчеләр хокуклары (1,4 млн. сумнан артык түгел) белән тигезләштерүне карау мөмкинлеге ниятләнә (түләүләр "Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы" (АСВ) дәүләт корпорациясенә йөкләнгән», - дип хәбәр ителә министрлык сайтында.

Татарстан Президенты «ТФБ-Финанс» клиентларын яклау өчен юридик һәм хокукый мөмкинлекләр табарга кушты.

Шулай ук Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгате буенча «ТАИФ» компаниясе төркеме һәм партнерлары ТФБ санациясендә катнашырга әзер икәнлекләрен белдерәләр.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X