Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Путин пенсия яшен арттыру котылгысыз һәм дөрес дигән фикердә

Мондый карарлардан соң тәнкыйть булачагын аңлый идем, - ди дәүләт башлыгы.

Россия Президенты Владимир Путин пенсия яшен арттыру котылгысыз дип саный. Бу илдә эшли торган гражданнарның кимүе һәм пенсионерларның саны арту белән бәйле, - диде ул бүген матбугат очрашуында. 
 
Путин 2000 еллар башында пенсия яшен арттыруга катгый каршы булуын искә төшерде. "Ул вакытта тормыш озынлыгы да, эшләүчеләр белән пенсионерларның чагыштырмасы да башкача иде", - диде Президент. 
 
"Хәзер бар да төптән үзгәрде. Эш шунда ки: эшләүчеләр саны азайганнан азая бара. Әйе, биш-җиде ел без тыныч яшәячәкбез. Әмма ул биш-җиде ел узганнан соң, илебез моны эшләргә мәҗбүр булачак. Тик бу очракта моны кискен, күчеш чорларыннан, ташламалардан тыш, шул исәптән, хатын-кызлар өчен дә, эшләргә туры килер иде", - диде Владимир Путин. 
 
"Әгәр дә боларны аңлау булмаса, мин беркайчан да моны эшләргә рөхсәт итмәс идем", - дип билгеләп үтте Владимир Путин. 
 
Президент пенсия яшен арттырганнан соң тәнкыйть булачагын аңлавын да билгеләп узды. "Мондый әйберләр күңелгә ятмый, билгеле инде, беркайчан да яхшы тәэсир калдырмый. Әмма котылгысыз", - дип өстәде дәүләт башлыгы. 
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/20/177474/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев