Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Радий Хәбиров Башкортстанның ни өчен Татарстан белән көндәшлек итүен аңлатты

Безне күп нәрсә бәйли һәм без бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз икән, бер-беребезне «үстерү» теләге туа, диде Башкортстан башлыгы.

Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров «Башкортстан – мөмкинлекләр территориясе» форумы кысаларында «Тигезләр диалогы» форматында яшьләр белән аралашу вакытында Башкортстанның Татарстан белән ни өчен көндәшлек итүен аңлатты. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Республика җитәкчесе мәчетләр төзелешен дә, «Салават Юлаев» ХК һәм «Ак Барс» ХК — «яшел бәйге» данлыклы хоккей ярышын да искә алды.

«Бу, чыннан да, ике тугандаш республика. Безне күп нәрсә бәйли: гомуми мәдәният, тарих. Ә без бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз икән, бер-беребезне «үстерү» теләге туа», — дип аңлатты Радий Хәбиров.

Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, Башкортстан һәрвакыт Татарстан белән көндәшлектә булган. Һәм бу иптәшләрчә көндәшлек – прогресс двигателе. 

Исегезгә төшерәбез, 21 февральдә Уфада «Башкортстан – мөмкинлекләр территориясе» яшьләр форумы уза.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/21/181331/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев