Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Рамазан ае башлану уңаеннан Исмаил хәзрәтнең мөрәҗәгате

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Бүген изге ай – Рамазан ае башланды. Чын күңелдән килеп җиткән изге Рамазан ае белән һәммәгезне тәбрик итәм.

 Быел Рамазан ае 15 майдан алып 14 июньгә кадәр дәвам итә.Әлеге айда ураза тоту һәр мөселманга тән һәм җан пакьлегенә ирешергә мөмкинлек бирә. Электән мөселманнар өчен  ураза тоту фарыз булган. Без дә аңа карата бик игътибарлы булырга тиеш. Коръәндә бу көннәр хакында “санаулы көннәр” дип әйтелгән. Чөнки алар, гадәттә, ураза тотучы өчен сизелми үтеп китә. Димәк, якынча 30 көнлек бүләкне безгә тиешле дәрәҗәдә уяу булып, кулланып калырга кирәктер.
Ураза дигән сүз (гарәпчәсе “саум”) тыелып калу дигәнне аңлата. Мөселман кешесе таң ата башлаганнан алып, кояш батканчыга кадәр барлык ризык һәм эчемлектән тыелып торырга тиеш. Әмма иң зурысы – гөнаһлардан тыелудыр. Әгәр дә Ураза аена кереп тә, кеше гадәти эшли торган гөнаһларын калдыра алмаса, аның уразасы файдасыз булырга мөмкин. Хәдистә хәттә бу хәлгә  файдасыз ач тору дип, мисал китерелә. Шуңа күрә уразаның төп мәгънәсе, аяттә әйтелгәнчә,
тәкъвалыкка ирешүдер. Ягъни күңелеңне, җаныңны бозык фикерләрдән чистартудадыр. Димәк, әлеге гыйбадәт ысулы кешеләрнең тормышларын яктыртып, матурайтып җибәрә торган зур бүләктер!
Рамазан аеның тагын бер зур дәрәҗәсе бар. Башыннан ахырына хәтле изге ният белән ураза тоткан кешенең элек эшләнгән гөнаһлары кичерелер, диелә хәдистә. Андый мөселман, һичшиксез, бәхет һәм сәгадәттә яшәр.
Рамазанның соңгы ун төннәренең берсендә Кадер кичәсе килә. Әлеге кичә 1мең айдан да хәерлерәк диелә Коръәндә. Шушы вакытка туры килгән догалар кире кайтарылмас. Һәр кешенең бер еллык тәкъдире язылыр. Бу кичәне ничек үткәрсәң, киләсе елларың да шундый булыр.
Хөрмәтле дин кардәшләрем! Барыбызга да бирелгән шушы олугъ бүләкне матур
һәм саваплы итеп үткәрергә насыйплардан булсын! Әгәр дә моңа кадәр ураза тотмаган булсак, быел башлап җибәрик. Беренче көннәре авыррак булып тоелса да, аннан соң күнегеп китәсең. Әгәр  инде беренче тапкыр түгел икән, әлеге уразабыз тагын да яхшыраклардан булсын. 
 Әлеге айда Коръән китабын күбрәк укыйк! Белмәсәк, тырышып өйрәник! Укылган һәр хәреф өчен ун савап языла бит! Ничек кенә булса да, Рамазанда рухи яктан чистарынып калырга тырышыйк!


Исмаил хәзрәт Сингатуллин, шәһәр һәм район мөхтәсибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев