Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Рамил Шәраповның кулында гипс

Күптән түгел интернетта танылган юморист Рамил Шәрәповның кулына гипс салган фотосы пәйда булды. Күпләр инде комментарийлар дә калдырырга өлгергән. "Гастрольләргә ничек чыгар? Кем белән сугышып кулын сындырган?" - кебек сораулар язылган. Рамил бу сорауларның барысына да җавап бирде. - Кулны өйдә булганда сындырдым. Кызык кына килеп чыкты ул. Хатыным аш...

Күптән түгел интернетта танылган юморист Рамил Шәрәповның кулына гипс салган фотосы пәйда булды. Күпләр инде комментарийлар дә калдырырга өлгергән. "Гастрольләргә ничек чыгар? Кем белән сугышып кулын сындырган?" - кебек сораулар язылган. Рамил бу сорауларның барысына да җавап бирде.
- Кулны өйдә булганда сындырдым. Кызык кына килеп чыкты ул. Хатыным аш бүлмәсендә иде. Чәйнекне сүндер дип, үзе янына чакырып алды. 2 яшьлек улыбыз Раян "горшок"ка ияләшмәгән бит. Бөтен җирдә күл ясап йөри. Ятып торган җиремнән торып кухняга чапкан идем, улыбыз юешләтеп куйган җиргә таеп егылдым. Уң кулым сынды. Аның сынганын башта белмәдем. Рифат Зариповның туган ягы - Оренбургта концертлар куеп йөрибез. Кунарга аның әти-әнисенә кайттык. Шунда кул авырта башлады. Рифат рентгенга алып баргач, чыннан да сынганын белдек. Гипсны бер кидем, бер салдым, тагын кидем, тагын салдым. Инде менә яңадан кияргә. Чыгыш ясаганда комачаулый. Аннары кешенең жәлләвен яратмыйм. Сәхнәгә ул килеш чыгудан читенсендем, - диде Рамил Шәрапов.
Эльза ГАЗИЗОВА
"Акчарлак"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гипс