Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Район башлыгы язгы ташуга әзерлекнең мөһимлеген билгеләде

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән чираттагы «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә видеоконференцэлемтә аша язгы ташуга әзерлекнең мөһимлеген билгеләп үтте.

 

Карлар эри башлады, яз аена бастык, шуңа бәйле рәвештә Рәгать Хөсәенов язгы ташуга каршы чаралар үткәрүне контрольдә тотарга кирәклеген әйтте.

Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лениногорск муниципаль районы буенча идарәсе башлыгы Сергей Мостов узган атнадагы янгын куркынычсызлыгы һәм су басуга каршы торыш турында хәбәр итте.

Узган атнада МЧС хезмәткәрләре тарафыннан язгы су басу сезоны буенча белешмәлекләр таратканнар , халык белән әңгәмәләр үткәргәннәр. Авыл җирлекләре башлыкларына язгы ташу чорында үткәрелә торган чаралар турында мәгълүмат җиткерелгән.

“Язгы ташуга каршы комиссия көчәйтелгән режимда эшли башлый. Кирәк булганда эвакуация-коткару чараларын оештыру булачак һәм бу максатлар өчен өстәмә транспорт җәлеп ителәчәк. Территориядәге хәлләрне контрольдә тоту гадәттән тыш хәлләр  көчләре белән тәэмин ителә», – дип билгеләп үтте Сергей Иванович.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы ташу