Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Районыбыз авыл җирлекләренә яңа машиналар тапшырылды

Районыбызның өч авыл җирлеге бүген яңа машиналы булды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы авыл җирлекләре башлыкларына һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләренә яңа хезмәт автомобильләре ачкычларын тапшырды.

Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башкалар катнашты.  

Авыл җирлекләре арасында узган республика смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча безнең районнан Куакбаш, Сугышлы, Кирлегәч авыл җирлекләре җиңүче дип табылды, аларга бүген яңа “Нива” автомобиле ачкычлары тапшырылды.

http://president.tatar.ru фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев