Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Республика газеты яза: Кирлегәчнең белем атасы

Лениногорск районы, Кирлегәч авылында туып, гомере буена үз авылында балаларга белем һәм тәрбия биргән Сәгыйть Зыя улы Димиев турында бу язма. Бик күп кенә дәрәҗәле шәхесләр ул хөрмәтне “кече” ватаныннан читтә яулый. Бу күпкә җиңелрәк. Ә менә туган авылыңда “фәлән малае”ннан авылдашларың синен сүзеңә колак сала торган, сине хөрмәтли торган “Сәгыйть абый”га ирешү шактый авыр.

“Почет билгесе” ордены кавалеры, Мәгариф отличнигы Сәгыйть Димиев озак еллар укытучыларның атасы – мәктәп директоры вазыйфасын башкара. Ләкин бөтен уңайлыклары булган, үз чоры өчен иң алдынгы мәктәпне ул үзе йөреп булдыра.

Дүрт-биш агач йортны берләштергән Кирлегәч җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, С.Димиев Бөгелмә педагогия училищесына юл ала. Аны уңышлы тәмамлаган егет туган авылына укытучы булып кайта. Аннан соң, читтән торып, Казан педагогия институтын тәмамлый. Төгәл, таләпчән, эшен җиренә җиткереп эшләүче Сәгыйть Зыя улын 1957 елда уку-укыту эшләре буенча урынбасар, ягъни завуч итеп билгелиләр. Ул елларда да, белемнең сыйфатын арттыру, укытучыларның белем дәрәҗәсен күтәрү, яңа технологияләр куллану таләп ителә. Әле аның өстенә хезмәт тәрбиясе төп урынны алып тора – колхозга бәрәңге, чөгендер планын үтәргә булышу, колхозны күтәрү эшләре. Боларына түзәргә була, авыл кешесе өчен бу гадәти хәл, ул кирәк дип кабул итәргә күнеккән. Тик кышкы буранлы көннәрдә, көзге яңгырларда китап-дәфтәрләр, күргәзмә әсбаплар күтәреп бер бинадан икенчесенә йөрү шактый авыр була. Ләкин укучылар да, укытучылар да сер бирмиләр. Өлгереш ул елларда 92 проценттан артык була. Мәктәптә 220 укучы белем ала. 1963 елда Сәгыйть Димиевны мәктәп директоры итеп билгелиләр.

Әлеге авыр да, җаваплы да, саваплы да эшне ул лаеклы ялга киткәнче башкара. Бөтен авылдашларының иң олы хыялы булган ике катлы урта мәктәп төзетүгә ирешә. Әлбәттә, моны хәзер әйтергә генә җиңел. Тик ул елларда Сәгыйть Зыя улына, йөз суын түгеп, кемнәрнең генә бусагасын таптарга туры килми. Район түрәләре дә, республика җитәкчелеге дә белеп бетерә аны. Барысы да мәктәп кирәген дә аңлый кебек... Ләкин берәү дә кочак җәеп көтми, кирәк акчаны тиз генә чыгарып бирергә ашыкмый. Шунысы бар, Сәгыйть Димиев башлаган эшен ахырына җиткермичә туктый торган кеше түгел. Әйе, авылда да, дөньясында да бер синең мәктәп проблемасы гына түгел. Берәүләргә – клуб, икенчеләргә тагын башкасы кирәк. Шулай да, бөтен нәрсәнең башында белем, укыту, мәктәп торганлыгын дәлилли ала ул. 1972 елның декабрендә яңа мәктәп файдалануга тапшырыла. Әлбәттә, түрдәге түрәләр үз кесәләреннән чыгарып бирмиләр акчаны. Шулай да сорарга, ялынырга, теләнергә кирәк. Ә менә үз авылдашларыңны уртак эшкә чакыру, аны оештыру бөтенләй икенче мәсьәлә. Монда инде, чыннан да, синең чын мөгаллим, чын оештыручы булуың кирәк. Чөнки мәктәп төзелешенең башлангыч чорында нигез – фундамент казу, таш кайтару кебек авыр эшләрне авыл халкы күмәкләп башкара. Ә бит алар бу эшләрне үзләренең хуҗалыкларында, колхозда эшләп арыгач намус кушканга, балалары хакына шул ук Сәгыйть Зыя улы Димиевка хөрмәт йөзеннән башкаралар.

Әйе, вакытлар узган саен зур эшләр дә гадәтигә әйләнеп кала. Аның башында торучысы, башлап йөрүчесе дә онытыла. Гадәттә, элек-электән авыл җирләрендә чишмәләрне карап чистартып торучылар булган. Халык ул чишмәләрне тора-бара аның исеме белән атаган. Мәктәп тә гомер бакый белем учагы, гыйлем чишмәсе булган. Үз авылында шундый гыйлем чишмәсен тергезгән шәхеснең исеме дә югалмасын иде!

Рәфкать ШАҺИЕВ. Лениногорск районы. 

Чыганак:http://www.tatyash.ru/index.php?issue=12356&file=33.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев