Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

"Ривьера" аквапаркына штраф: бер урында ике мең кеше җыелган

«Ривьера» аквапаркы коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле кертелгән кагыйдәләрне үтәмәгән. Ачык террасада берьюлы ике меңгә якын кеше булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

 

«Аквапаркның ачык зонасында социаль дистанцияне үтәмәү сәбәпле хокук бозулар ачыкланды. Чыннан да, тикшерү вакытында ял итүчеләр саны ике меңнән артып киткән иде, бу, әлбәттә, ярамый. Ятаклар бик якын урнашкан һәм профилактиканың башка чаралары да үтәлми», — дип билгеләп үтте спикер.

Авдонина аквапаркның ачык территориясендә нибары 600 кеше була алуны әйтте.

Кагыйдә бозу өчен җаваплы затка беркетмә төзелде, штрафның минималь суммасы 50 мең сумны тәшкил итә.

«Җитешсезлекләрне бетерү һәм чаралар үткәрү буенча күрсәтмә бирелде. Ул контрольдә булачак», — дип тәмамлады Авдонина.

 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев