Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Роскачество экспертлары составында токсик матдәләр булган футболкалар тапкан

Россия сыйфат системасы (Роскачество) экспертлары хатын-кыз футболкаларына анализ ясаган. 14 брендның дүртесе токсик, ягъни агулы матдәләр бүлеп чыгара торган булып чыккан. Сыйфат мониторингы системасы матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Футболкаларның дүрт брендын тегүчеләр агулы матдәләр белән эшкәрткән, әмма бары тик берсе генә бу хакта кисәткән. Әлеге очракта кеше өчен куркыныч булмаган фунгицид хакында сүз бара. Ул товарны күгәректән саклау өчен кулланылгандыр, мөгаен. Шул ук вакытта, тикшерелгән бер генә үрнәктә дә кеше сәламәтлеге өчен куркыныч булган формальдегид табылмаган.

Белгечләрдә бары тик биш (дүртесе – чит илнеке, берсе — Россиянеке) маркадагы футболкаларга карата гына куркынычсызлык һәм сыйфат күрсәткечләренең (алар барлыгы 36) берсе буенча да сораулар тумаган.

Бары тик бер футболкада гына уңайлылык, һава үткәрүчәнлек һ.б. күрсәткечләр буенча проблемалар табылган. Дүрт брендның маркировкасы тиешле таләпләргә җавап бирмәгән: җитештерүчеләр йә компонентларның дөрес булмаган процент нисбәтен күрсәткән, йә булмаган материалны бар дип белдергән.

Фото: https://pixabay.com/
https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев