Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Роспотребнадзор баллы яңа ел бүләкләре сыйфаты буенча кайнар линия ачты

Ведомство хезмәткәрләре 31 декабрьгә кадәр халыктан кергән сорауларга җавап бирәчәк.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе балалар товарлары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча халык өчен кайнар линия ачты. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе балалар киеме, уенчыклар, яңа ел товарлары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, шулай ук әлеге категория товарларына гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча сорауларга җавап бирергә әзер”, - диелгән күзәтчелек органы хәбәрендә.

Кулланучылар өчен консультация үзәге кайнар линиясе һәр көнне 31 декабрьгә кадәр 9дан кичке бишкә кадәр (бәйрәм, ял көннәреннән тыш) эшләячәк. Телефон: (843) 221-90-16.

 

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе махсус линиясе телефоны (843) 273-15-83 һәм дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр шалтыратып була.

Җомга көнне белгечләр шалтыратуларны иртәнге уннан 15.45 сәгатькә кадәр кабул итә.  

 

Фото: https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X