Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Роспотребнадзор туристларны Таиландта Денге бизгәге таралуы турында кисәтә

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте туристларны Таиландта сезонлы Денге бизгәге авыруы таралу турында кисәтә. Анда 2019 ел башыннан 90 кеше үлгән.

 Бу хакта ведомство сайтындагы хәбәргә сылтама белән Интерфакс хәбәр итә.

«Хәзерге вакытта Таиландта Денге бизгәге буенча эпидемиологик имин булмаган хәл теркәлә. 2019 ел башыннан Таиландның Үзәк һәм Көньяк районнарында кешеләр арасында 30 меңнән артык авыру очрагы теркәлгән, шул исәптән соңгы 2 атнада - 21 мең очрак, шуларның 90ы үлем белән тәмамланган», - диелә хәбәрдә.

Матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, авырулар санының артуы чүп-чар һәм көчле эсселек сезоны башлану белән бәйле. Денге бизгәгенең төп таратучылары - черкиләр.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте бөҗәкләр тешләүдән саклау максатында тәнне каплый торган өс киемнәре кияргә, аларны куркытучы һәм юк итүче чаралар кулланырга, биналарда тәрәзәләргә һәм ишекләргә челтәрләр эләргә киңәш итә.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, Таиландтан кайткач сәламәтлек торышы начарайган очракта, сәяхәт урыныңны әйтеп, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
 

Бу хакта тулырак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/06/02/187360/

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев