Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россия икътисады кризисның иң югары ноктасын узды, ди Путин

РФ Президенты фикеренчә, бу Хөкүмәтнең уңай эше турында сөйли. Россия икътисады кризисның иң югары ноктасын узды. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин зур матбугат конференциясе барышында белдерде. Аның сүзләренә караганда, инфляция темплары югары булуга (ел башыннан күрсәткеч 12,3 процент тәшкил итте), төп капиталга инвестицияләр кимүгә (5,7 процентка), халыкның реаль кереме...

РФ Президенты фикеренчә, бу Хөкүмәтнең уңай эше турында сөйли.
Россия икътисады кризисның иң югары ноктасын узды. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин зур матбугат конференциясе барышында белдерде. Аның сүзләренә караганда, инфляция темплары югары булуга (ел башыннан күрсәткеч 12,3 процент тәшкил итте), төп капиталга инвестицияләр кимүгә (5,7 процентка), халыкның реаль кереме кимүгә карамастан, статистика Россия икътисады кризисның иң югары ноктасыннан чыгуын күрсәтә.
Аерым алганда, агымдагы елның икенче кварталында эш активлыгы тотрыклану билгеләре күзәтелә. Сентябрь-октябрьдә эчке тулаем продукт үсеше 0,3 процент тәшкил итте. Майдан башлап сәнәгать продукциясен чыгару күләме кимү тукталды. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә уңай динамика күзәтелә, хезмәт базарында да тотрыклы вәзгыять урнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кризис