Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә автомобильләр өчен яңа документ барлыкка киләчәк

Россиядә транспорт чараларының энергия нәтиҗәлелеге һәм экология күрсәткечләре турында мәгълүмат бирү буенча ГОСТ кертелә. Шул сәбәпле автомобиль документларының составы үзгәрәчәк. Бу турыда стандарт текстына сылтама белән RT хәбәр итә.

 

«Энергия нәтиҗәлелеге этикеткасы» дигән яңа аерым документта 100 километрга сарыф ителгән ягулык, углекислый газ күләме, электромобильләр өчен сарыф ителгән электр энергиясе һәм күпме юл үтәргә мөмкин булуы күрсәтелгән.

Яңа документ автомобильне сатканда һәм тәкъдим иткәндә транспорт чарасына теркәлә торган документлар комплектына керергә тиеш. Кагыйдә авырлыгы 3,5 тоннага кадәр булган җиңел һәм йөк автомобильләренә кагыла.

Яңа ГОСТ 2020 елның 31 мартында үз көченә керә.

 

https://tatar-inform.tatar

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев