Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә ипи бәясе ел башыннан алып 4 процентка арткан

Бәяләрнең күтәрелүе инфляциянең еллык уртача темплары кысаларына сыеша.

Ноябрь ахырына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Россиядә арыш һәм бодай оныннан пешерелгән бер килограмм ипинең уртача бәясе 47,51 сумга, ягъни 4 процентка (гыйнвар аенда 45,67 сум булган) кыйммәтләнгән. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Россия икмәк пешерүчеләр һәм кондитерлар гильдиясенә сылтама ясап хәбәр итә.

Бәяләр ел дәвамында айдан-айга уртача 0,4 процентка артып барган.

«Бәяләрнең күтәрелүе инфляциянең еллык уртача темплары кысаларына сыеша һәм торак-коммуналь хуҗалыгы тарифлары, ягулык-майлау материаллары, аренда ставкаларының артуына бәйле», - диелә хәбәрдә.

Росстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, ел ахырына таба бәяләр тизрәк арткан: ноябрьдә ипи хакы октябрь белән чагыштырганда – 0,9, октябрьдә сентябрь ае белән чагыштырганда шулай ук 0,9 процентка күтәрелгән. Сентябрьдә бәя үсеше – 0,6, җәй айларында 0,3 процент тәшкил иткән.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/13/176986/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X