Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә ипотека буенча бурычлар арткан

Ипотека бурычы, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 23,8 процентка арткан.

Россиядә торак өчен ипотека кредитлары буенча гомуми бурыч арткан. Әлеге күрсәткеч узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 23,8 процентка артып, 6,5 трлн сумга җиткән. Россия Үзәк Банкы сайтында шул хакта хәбәр ителә. Бу турыда ТАСС агентлыгы язды.

1 февральгә булган мәгълүмат буенча, торак өчен ипотека кредитлары буенча кичектерелгән бурыч өлеше 1,3 проценттан 1,1 процентка кадәр кимегән.

Гыйнвар аенда ипотека бирү күләме 2018 елның гыйнвары белән чагыштырганда 12,7 процентка арткан. Бер ай эчендә 167 млрд сумлык 78,2 мең ипотека кредиты бирелгән.

2019 елның гыйнварында сумнар белән бирелгән кредитлар буенча уртача айлык процент ставкасы декабрь дәрәҗәсе белән чагыштырганда бераз үзгәрде һәм 9,87 процент тәшкил итте, дип өстәп әйткәннәр Үзәк банкта. Чит ил валютасында кредит бирү гыйнвар аенда үткәрелмәгән.

 

Фото: https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев