Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә никахлашу яше үзгәрергә мөмкин

Балигъ булмаганнарга гаилә корырга рөхсәт итә торган нигезләрне аныклау планлаштырыла.

 

Россиянең Юстиция министрлыгы никахлашу яшен үзгәртергә тели. Бу хакта 2020 елда Россия Хөкүмәтенең закон чыгару эшчәнлеге планында әйтелә.

Моннан тыш, Гаилә кодексының 13 маддәсенә һәм «Граждан хәле актлары турында» Федераль законның 26 маддәсенә кертергә планлаштырылган үзгәрешләр «балигъ булмаганнарга гаилә корырга рөхсәт итә торган нигезләрне аныклау»ны үз эченә алачак.

Әлеге закон проекты 2020 елның декабрендә Хөкүмәткә тәкъдим ителергә һәм 2021 елның февралендә Дәүләт Думасына кертелергә тиеш.

«Российская газета» сораштырган экспертлар фаразлавынча, әзерләнә торган документта сүз никахлашуның яшь чиген киметү һәм балигъ булмаганнарга өйләнергә, кияүгә чыгарга мөмкинлек бирүче сәбәпләрнең исемлеген федераль дәрәҗәдә билгеләү турында барачак.

Хәзерге вакытта 16 яшькә кадәр гаилә корырга мөмкин булган тәртип һәм шартлар федерация субъектлары тарафыннан билгеләнә.

Фото: pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/rossiyad-nikakhlashu-yashe-zgrerg-mmkin

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев