Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә юл штрафларын ташлама белән түләү срогын озайткан закон үз көченә керде

Штраф турындагы карар почта белән заказлы хат итеп җибәрелгәндә тоткарланса да аны 50 процент ташлама белән түләп булачак.

Автомобильчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар турындагы хәбәр вакытында килмичә, почта хезмәтендә тоткарланып соңарган очракта, аны ташлама белән түләү вакытын озайту турындагы закон үз көченә керде. Әлеге документ Россия Хөкүмәтенең хокукый мәгълүматлар рәсми интернет-портылында чыкты.

Мәгълүм булганча, ЮХИДИ штрафларын 20 көн эчендә түләгән очракта автомобиль хуҗасы 50 процент ташламадан файдаланырга хокуклы. Әмма штраф турындагы карар күчермәсе почта белән заказлы хат итеп җибәрелгәндә тоткарланырга мөмкин иде. 2019 елның 7 гыйнварында үз көченә кергән яңа закон бу очракта да штрафны 50 процент ташлама белән түләргә мөмкинлек бирә.

Законда гражданинга штрафны ташлама белән түләү өчен нәрсә эшләргә кирәклеге аңлатыла.

Фото:https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев