Россиялеләр арасында еш алына торган товарлар нинди?
Россиялеләр спорт товарларын, ә нәкъ менә кроссовкаларны, спорт футболкаларын һәм чалбарларын ешрак сатып ала башлаган.
"ОФД платформасы" фискаль мәгълүматлар операторы һәм "Геоинтеллект" компаниясе агымдагы елның язында россиялеләрнең кулланучылар активлыгына тикшерү үткәрде. Бу хакта RT хәбәр итә.
Тикшерү нигезендә, узган елның язында россиялеләр спорт товарларын, ә нәкъ менә кроссовкаларны, спорт футболкаларын һәм чалбарларын ешрак сатып ала башлаган. Спорт товарларын сатып алу күләме 30 процентка арткан.
Шулай ук электроника (смартфоннар, акыллы беләзекләр һәм сәгатьләр) 16 процентка һәм 18 процентка бакча товарлары һәм төзелеш материалларын куллану арткан.
Аналитиклар фикеренчә, әлеге төр товарлар сату үсеше Россиядә онлайн-сәүдә үсеше белән бәйле.
https://tatar-inform.tatar
фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев