Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиялеләр үз бюджетларының 31,2 процентын ашау-эчүгә тота

РИА Рейтинг агентлыгы Европа, Россия, Казахстан һәм Төркиядә яшәүчеләрнең чыгымнар структурасын тикшергән.

Россиялеләр үз бюджетларының 31,2 процентын ашау-эчүгә тота. Бу узган елга караганда 1,1 процентка азрак. РИА Новости агентлыгы үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре шул хакта хәбәр итә.

РИА Рейтинг агентлыгы Европа, Россия, Казахстан һәм Төркиядә яшәүчеләрнең чыгымнар структурасын тикшергән. Тикшеренүдә милли статистика хезмәтләре һәм Росстат, шулай ук Халыкара валюта фонды мәгълүматлары кулланылган.

Люксембургта яшәүчеләр ашау-эчүгә барыннан да азрак (бюджетларының 8,7 проценты) акча тота. Бөекбританиядә әлеге күрсәткеч – 10, Нидерландта – 10,6, Ирландия, Финляндия, Австрия, Норвегия һәм Швейцариядә 12 процент тирәсе тәшкил итә.

Элеккеге Советлар Союзы илләре һәм Көнчыгыш Европа дәүләтләре гражданнарының чыгымнары иң югарысы. Россия әлеге рейтингта 31нче урынны били.

Рейтингның иң соңгы баскычында – Украина. Анда яшәүчеләр үз бюджетларының 50,9 процентын ашау-эчүгә тота. Казахстан һәм Молдавия гражданнары үз чыгымнарының 40 проценттан артыгын азык-төлеккә сарыф итә.

 

Фото: Михаил Захаров/архив

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев