Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиялеләргә туу һәм үлемне теркәүнең автомат системасын тәкъдим итәчәкләр

Туу һәм үлемне теркәүнең автомат системасын тестлаштыру буенча әзерлек эше башлап җибәрелде.

Россиядә туу һәм үлемне теркәүнең автомат системасын кертергә планлаштыралар, дип яза РФ Икътисади үсеш министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Известия».

"Пилот версиясе сыйфатында иң массакүләм һәм социаль әһәмияткә ия хезмәтләр билгеләнде. Аларда гариза бирүченең хакимият органнары тарафыннан тиешле карарлар кабул итү өчен катнашулары кирәкми", — дип хәбәр ителә ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Тиешле әзерлек эшен Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә башлап җибәрде инде.

Басманың мәгълүматлары буенча, иң кирәкле хезмәтләрне тестлаштыру уңышлы була икән, исемлек киңәйтеләчәк.

Бүгенге көндә кешенең тууын яки үлүен теркәү Дәүләт хезмәтләре үзәкләрендә (КФҮ) яки ЗАГС бүлекләрендә рәсмиләштерелә. Моның өчен гариза язарга һәм аңа кирәкле документларны теркәргә кирәк. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/21/179192/

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев