Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шөгер авылында “Ибрагимов Фаяз” мәчетендә корбан ашы үтте

Шөгер авылында "Ибраһимов Фаяз" исемендәге мәчеттә Корбан ашы үтте, дип хәбәр итте Гөлфия апа Шәйдуллина. Корбан ашына кунак булып Яңа Шөгер, Иске Шөгер һәм Керкәле авылларыннан да кунаклар килгән иде. Халык бик күп җыелды. Шәһәр мәчетеннән килгән килгән Булат хәзрәт җыелган халыкка башта эчтәлекле, үтемле итеп вәгазь сөйләде, аннан соң...

Шөгер авылында "Ибраһимов Фаяз" исемендәге мәчеттә Корбан ашы үтте, дип хәбәр итте Гөлфия апа Шәйдуллина.


Корбан ашына кунак булып Яңа Шөгер, Иске Шөгер һәм Керкәле авылларыннан да кунаклар килгән иде. Халык бик күп җыелды. Шәһәр мәчетеннән килгән килгән Булат хәзрәт җыелган халыкка башта эчтәлекле, үтемле итеп вәгазь сөйләде, аннан соң матур итеп Коръән укыды. Ашка керешер алдыннан ир-атлар бергә матур, моңлы итеп тәкъбир әйттеләр. Әзерләнгән Корбан ашы шул хәтле матур узды. Аш арасында Булат хәзрәт тормыш тәҗрибәсеннән алынган күп кенә тәрбияви, әһәмияте зур булган вакыйгалар сөйләде. Аның вәгазен тыңлагач, Аллаһы Тәгалә алдында үзебезнең ни дәрәҗәдә булуыбызны, күңелебезнең ни дәрәҗәдә пакълыгын уйлап тетрәнеп китәсең. Булат хәзрәт дингә өндәп, намазлар укырга мәчеткә йөрегез, көзгә мәчеттә укулар башлана, укырга килүегезне көтеп калам, дип халыкка үзенең гозерен дә җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев