Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шәһәрдәшебез Урал Фәтхуллинга 90 яшь (фотолар)

Бүген тыл хезмәтчәне Урал Фатыйх улы Фәтхуллинга 90 яшь тулды. Шул уңайдан аны котларга район башлыгы Рәгать Хөсәенов, шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, "Лениногорскнефть" идарәсенең ветераннар советы рәисе Минзакир Нуриев һәм 6нчы ТОС рәисе урынбасары Наталья Копылова килделәр. Тантана сәбәпчесен юбилее белән котлап РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм...

Бүген тыл хезмәтчәне Урал Фатыйх улы Фәтхуллинга 90 яшь тулды.
Шул уңайдан аны котларга район башлыгы Рәгать Хөсәенов, шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, "Лениногорскнефть" идарәсенең ветераннар советы рәисе Минзакир Нуриев һәм 6нчы ТОС рәисе урынбасары Наталья Копылова килделәр.
Тантана сәбәпчесен юбилее белән котлап РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар, иң изге һәм матур теләкләрен юлладылар.
Бүгенге көндә юбиляр тормыш иптәше Рәисә апа белән мул тормышта яши. Кыз һәм ул үстергән. Дүрт оныгы һәм биш оныкчыгы бар.
Зилә Мөдәррисова
автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев