Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шәһәрдәшебез, журналист, язучы Каниф Хәкимов та арабыздан китте

Сугыш һәм хезмәт ветераны, ветеран-журналист Каниф Баян улы Хәкимовның вафат булуы турында хәбәр иттеләр.

Каниф абый Бөек Ватан сугышы ветераны. 1944 елның көзендә 17 яшьлек егет үзе теләп фронтка китә. Сугыштан соң "Магаданская правда" газетасының корреспонденты булып эшли. Ә инде 1960 елны Лениногорскига кайтып "Нефтяник Татарстана" газетасында лаеклы ялга кадәр хезмәтен дәвам итә.
Ул күп кенә китаплар авторы иде.

Лениногорскилылар аны ап-ак чәчле, кышкы салкын көндә дә, олы яшьтә дә яланбаш йөрүче итеп хәтерли торгандыр.

Урыны оҗмахта булсын. Якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев