Синоптиклар көннәр суытуы турында кисәтә
31 майдан 2 июньгә кадәр Татарстанда тагын да суытачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Республикада төньяк-көнбатыштан көчле җил, вакыты белән секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин һәм кар явуы көтелә. 31 май көнне яңгырлар булачак, төнлә һава температурасы +4…+9˚, көндез +9…+14˚. 1 июньдә шулай ук яңгыр явачак, Татарстанның кайбер районнарында хәтта кар да яварга мөмкин, дип фаразлый синоптиклар. Төнлә -1 градуска кадәр суыта, көндезге һава температурасы +12˚дән югары булмаячак.
2 июнь көнне явым-төшемсез, һаваның температурасы төнлә -2 , көндез +16 градуслар тирәсе булыр дип көтелми.
http://maydan.tatar
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев